Социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Филантроп» Халыкара премиясе лауреатын ике тапкыр яулаган Валентина Георгиевна Солдатова кунак булды. 2017 елда ул «Авторлык җыры» номинациясендә, ә 2018 елда инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе рәисе Рифкат Гардиев белән дуэтта «Хореография» номинациясендә III дәрәҗә лауреат булды. Очрашу башында Валентина Георгиевна үзенең тормыш юлы, уңышлары, казанышлары турында сөйләде. Шуннан соң ярдәм алучылар авторның җырларын һәм шигырьләрен бик теләп тыңладылар. Очрашу ахырында Валентина Георгиевна бию буенча мастер-класс күрсәтте. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф, оптимизм һәм уңай психологик кәеф алдылар.
21 нче сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез өчен “Хозур” ветераннар ансамбле концерт программасы белән чыгыш ясады.
24 нче сентябрь, 2018 ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова Җиңү бәйрәменең 75 еллыгына әзерлек кысаларында “Сентябрь айларында Рәсәй тарихыда булып узган истәлекле хәрби көннәр” дигән видеомарафон үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның патриотик рухын үстерү, буыннар арасында элемтәләрне торгызу һәм Рәсәйнең истәлекле хәрби көннәрен популярлаштыру иде.
Чарада катнашучылар видео – роликлар аша истәлекле хәрби көннәр белән таныштылар һәм әлеге чор батырларының, гаскәр башлыкларының исемнәрен белделәр: Бородино сугышы, Куликово, Галицийск сугышы һәм Сен – Готард аша батырларча күчүне, Тендрада җиңүне һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көннәрне искә төшерделәр.
Фикер алышканда, өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучы, 1941 елның 1 сентябрендә мәктәпкә 1 сыйныфка укырга барганын сөйләде. Сугыш елларында тылда ачлык, салкынлык, авыр хезмәт, якыннарын югалту кичерешләре турындагы хатирәләр белән уртаклаштылар.
Чара барышында 14 кеше катнашты.
Мамадыш Культура йорты артистлары картлар һәм инвалидлар йортына килдделәр
24 сентябрь 2018 ел, дүшәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Хайваннар” темасына камыр белән эшләү чарасы үтте.
Иреклеләр елы уңаеннан, 21 сентябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлеге активистлары Сарман урамнарына “Автомобильсез көн” акциясы белән чыктылар.
24 сентябрь 2018 елда
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар «Экстремизм-юк» дигэн айлыкта катнашалар. Шул темага энгэмэлэр уткэрэлэр.
23 сентябрьдә “Гнездышко” балалары янына "Тынычлык чишмәләре» хәйрия фонды вәкилләре килделәр.