27 нче сентябрь 2018 нче ел, пәнжешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен оригами техникасы белән күргәзмә оештырды.
Чараның максаты: декоратив-гамәли иҗат ярдәмендә үз-үзеңне күрсәтү, үз халкыңның мәдәниятенә карата кызыксыну уяту.
Күргәзмәдә “Изгелек” тә социаль хезмәт алучы Чернов Вадим кәгазьдән оригами техникасы белән үзе ясаган бик күп төрле аккошлар һәм күләмле итеп ясаган “Чиркәү “ тәкъдим итте. Күргәзмәдә катнашучылар ясалган әйберләрнең матурлыгына бик сокландылар, авторның түземлелеге, тирән хисле булуы, пөхтәлеге барысын да гаҗәпләндерде. Аннан бу техникага кайдан өйрәнүе турында сорадылар. Ә Вадим бу техниканы нәкъ шушы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә үзләштерүе турында сөйләде. Ул үзенең беренче ясаган әйберләрен шушында эшләүчеләргә бүләк иткәнен, ә аннары үз туганнары, дуслары өчен ясаганын әйтте.