«Әзер шаблоннардан файдаланып презентация ясау, иллюстратив материал сайлау, слайд текстын булдыру» дигән темага "Веста" Үзәгендә дәрес узды

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

"Компьютер классы» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова социаль хезмәт алучылар арасында «Әзер шаблоннардан файдаланып презентация ясау, иллюстратив материал сайлау,  слайд текстын булдыру» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: Microsoft Office PowerPoint программасында эшләү күнекмәләрен камилләштерү, презентация булдыру буенча белемнәрне һәм күнекмәләрен ныгыту.

Дәрес башында педагог катнашучыларга презентация ясау турында сөйләде: текст, рәсемнәр, фотографияләр, анимация, видео һәм тавышлы слайдларның бер график стилендә сакланган эзлеклелелеге, төрле темалар буенча әзерләнгән фоторәсемнәр һәм текст мәгълүматларын кулланып презентация төзүне дәвам итү турында әйтте. Барлык катнашучылар да үз эшләрен зур кызыксыну белән башкардылар. Авырлыклар килеп чыкканда бер-берсенә ярдәм күрсәттеләр.

Дәрес ахырында катнашучылар үзләренең презентацион эшләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International