Социаль – тернәкләндерү бүлегендә көннәр күңелле үтә, Арча районы

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәрхәмәтлелек үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә өлкәннәрнең көннәре кызыклы һәм файдалы үтә. Ял итүчеләрнең теләкләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып төзелгән программа өлкәннәргә файдалы һәм нәтиҗәле ял итү өчен бөтен мөмкинлекләрне дә тудыра.

     Күптән түгел ял итүчеләр янына Ташкичү авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакка килделәр.Очрашуның төп максаты булып, буыннар чылбырының өзелмичә саклануын тәэмин итеп, культура мирасын буыннан-буынга тапшыру торды.

     Ял итүчеләр яшьләр белән кызыклы әңгәмә кордылар. Узләренең якларында гына үткәрелә торган бәйрәмнәр, йолалар турында сөйләделәр, борынгы җырларны җырладылар. Соңыннан Ташкичү мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт карадылар.

     Мондый очрашулар өлкәннәр һәм сәламәтлеге чикле кешеләр өчен бик мөһим. Чөнки нәкъ менә алар өлкәннәргә  үзләренең кирәклекләрен тоярга, авыруларны җиңеп, киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International