ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2018 ел
җомга

      14нче декабрь, 2018 нче ел,җомга.

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  массаж ясаучы шәфкать туташы Гуллю Мустафаева умыртка сөяге һәм баш мие тамырлары кысылган  очракта массажның роле турында мастер - класс үткәрде.

    Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны массаж ясау алымнарына һәм ысулларына өйрәтү, кан әйләнешен яхшыртуда Кузнецов иппликаторының роле.

     Массаж  кеше организмына  күп яклап  уңай тәэсир итә. Массаж барышында кан әйләнеше яхшыра  һәм лимфа җепләренең эшчәнлеге арта. Нәтиҗәдә күзәнәкләрнең туклануы яхшыра һәм алар кислородка байый. Массаж ясау техникасын яхшы белгән очракта гына чын дәрәҗәдә дәвалануның файдасын күрергә мөмкин.

     Мастер- класс дәвамында социаль хезмәт алучылар   түбәндәге массаж ясау алымнарына һәм ысулларына өйрәнделәр: сыпыру, суккалау, уып алу һәм сөртү. Гуллю Мустафаева массаж ясауда куллана торган берничә массажер һәм Кузнецов иппликаторы белән эшләү юлларын күсәтте. Чара ахырында социаль хезмәт алучылар  бер-берсенә   массаж ясап, тәкъдим ителгән ысулларны ныгыттылар.  Алар мастер -класстан зур канәгатләнү хисе белән таралыштылар.

Чарада 10 кеше катнашты.

2018 елнын 14 декабрь көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында тәрбияче Әскәрова М.С җитәкчелегендә балалар белэн берлектэ кардан сыннар ясау шөгыле үткәрелде.

Инвалидлар декадасы кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова һәм социаль эш буенча белгеч Татьяна Коваль 2018 нче елның 10 нчы декабрендә 11 нче санлы социаль участокта һәм Иске Чишмәле авыл җирлегендә “Без сезгә кунакка барабыз” дигән акция уздырдылар.

            “Бакчачылык эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында “Веста” Үзәгендә “Яңа ел уенчыклары ясау” дип аталган дәрес үткәрелде.

    2018 елның 13 декабрендә «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгэ һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гөлия Мифтахова һәм Алия Загидуллина һәм «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Кукмормакс» кинотеатрында хәйрия  нигезендә мультфильм карау оештырылды

12 декабрь көнне Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Усманова Тәгъзимә  Рамазан  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Тәгъзимә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зариповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты”  “Без сәнгатьле халык” район күләм бәйгесендә катнашты

  “Игелекле кнопкалар”


13
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 12 нче декабрендә Алексеевск районының «Забота» приютында тәрбияче Наталья Владимир кызы Маслова мәктәп яшендәге балалар белән иң мөһим әхлакый кыйммәтләрне (яхшылык, хөрмәт һәм мәхәббәт) формалаштыру, үз гамәлеңне анализлау сәләтен үстерү максатыннан «Яхшылык явызлыкны җиңәр» дигән дәрес үткәрде.

13 декабрь 2018 ел, пәнҗешәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз – җәяүле” дигән танып – белү  эшчәнлегенә карата шөгыль булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International