Мөһим турында Гайдар китаплары сөйли

2019 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Гнездышко» приютында Аркадий Гайдарның 115 еллыгына багышланган чара узды. Балалар Гайдарның Ватанга карата мәхәббәт, бәхет, өлкәннәргә хөрмәт турындагы китапларын укыдылар. Алар аша автор укучыларга һәр кешенең яшәү тормышына, үз гамәлләре һәм нәфрәтенә бәя бирә белергә тиеш, ди. Бу китаплар тормышның кадерен белергә һәм яхшылык эшләргә кирәклеген онытмау турында сөйлиләр, чөнки тормышны, әкияттәге кебек, кире кайтарып булмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International