“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәт булу яхшы һәм заманча” дип исемләнгән спорт программасы үтте

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

 

2019 елның 23 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә  “Сәламәт булу яхшы һәм заманча” дип исемләнгән чара үтте. Чара барышында балалар иртәнге зарядканың файдасы, дөрес туклану, гомуми ныгыту, спорт белән шөгыльләнүнең төрләре турында сөйләштеләр.Теорияне “Зарарлы – файдалы” уенында ныгыттылар. Чарада 20 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International