Папье-маше вак кул моторикасын үстерә, шуңа күрә аны теләсә кайсы балалар учреждениесенә шөгыльләнү өчен тәкъдим итәргә була. Папье-маше белән шөгыльләнгәндә, бала киләчәктә кирәкле яңа инструментлар белән эшләү ысулларын үзләштерә, шулай ук сәнгать эшчәнлегенең төрләренә – рәсем ясау, аппликация, модельләштерү һәм башка күнекмәләргә өйрәнә.
Гордеева Г. А. җитәкчелегендә приютта тәрбияләнүчеләр сыннар ясадылар. Эш барышында балалар папье-маше техникасының катлаулы булмавын, әмма төгәллек һәм сабырлык таләп итүен аңладылар. Уйлап табылган әйберне әзерләү процессы материалны озак киптерү аркасында, берничә көнгә сузылды. Әмма сарыф ителгән вакыт бушка булмады, чөнки нәтиҗәдә, балалар үз куллары белән сөйкемле фәрештә сыннары ясадылар.