Кышкы уеннар
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 06нчы февральдә жыр укытучысы Городилова Н.Г. һәм тәрбияче Уламасова А.В. «Урамда ничек суык» исемле музыкаль-уенлы чара уздырдылар. Катнашучылар саны - 27 инвалид бала, 11 ата-ана. Залда «Кар оеме тәгәрәт», «Кәрҗингә кар җый», «Күңелле пингвиннар», «Атта чабу» исемле уеннар оештырылды, ярышлар булды. «Аю», «Ян, шэп ян» уеннарында игелекле Мишкадан качкан һәм үзара ярышкан балаларның көлүләре ачык яңгырады. Ә аннан соң, күңелле кышкы уеннарны дәвам итү өчен, балалар урамга бергәләп чыгып киттеләр!
Билгеле булганча, саф һавада йөрү мәктәпкәчә яшьтәге балалар көне режимында мөһим урын алып тора, бу -приюттагы балалар тормышының мөһим режимы. Кыш- иркенләп саф һавада уйнар, күңел ачу өчен искиткеч матур вакыт.
Приютта тәрбияләнүче балалар саф һавада йөрүне бик яраталар. Балаларның шат йөзләре, күңел күтәренкелеге - менә кышкы сәяхәтнең төп нәтиҗәсе һәм күрсәткече!
«Тылсымчы Кыш " күргәзмәсе
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә МАУДО 6нчы номерлы балалар «ДА-ДА» сәнгать мәктәбе укучыларының «Тылсымчы Кыш» исемле рәсем күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең максаты - дусларча атмосфера тудыру, шулай ук балаларның танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Стендта куелган эшләр үзләренең оригинальлеге белән шаккаттырдылар, рәсемнәр матур буяулар белән ясалган, шуңа күрә күргәзмә беркемне дә битараф калдырмады. Балалар соңыннан үзләре дә матур кышкы пейзажлар ясадылар.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты»нда хезмәт итүчеләр белән очрашу узды.
Вакытның үз хәтере бар-тарих. 15 февральдә Әфганстан Демократик Республикасы территориясеннән Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тула.
"Гармония «үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «әфганчы» әнисе бар. Без аны шушы кон алдыннан игътибарсыз калдыра алмадык, һәм «Ретро-терапия» программасы кысаларында белгечләр Юданова Любовь янына бардылар. Безнең килүебез Любовь Максимовнаны күңел тирәнлегенә кадәр көйләде, күз яшьләрен яшерэ алмаган ханымүзенең улы турында хикәясен сойли башлады…
Балалар иҗаты-үзенчәлекле, шәхси процесс. Ул үз-үзеңә таләпчәнлекне, төгәллекне, пөхтәлекне үстерә һәм техника белән эш итү күнекмәләрен тәрбияли. Торцевание-катлаулы түгел, әмма күп көч таләп итә торган эш. Ул тырышлык гына түгел, пөхтәлек тә, игътибар да, төгәллек тә таләп итә. Торцевание техникасының популярлыгы, беренчедән, «мамыклылык» ның гадәти булмаган эффекты, икенчедән, бик җиңел ысул белән аңлатыла. Болар барысы да балаларга көч биреп тора. Ул осталарны һәм башка кызыксынучыларны да битараф калдырмаячак. Кул эшләре белән даими шөгыльләнү инициативаны, иҗатны үстерү һәм кулларның вак моторикасын яхшырту өчен мөмкинлекләр ача.
2019 елның 5 февралендә " Родник "халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар белән "Торцевание" технологиясе буенча төркемле дәрес узды. "Алтын балык» дигән темага дәрес социаль педагог Гайнетдинова Ф. Т. тарафыннан оештырылды. Дәреснең максаты булып мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сәнгать сәләтләрен үстерү тора иде.
2019 елның 6 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр “Мойдодыр серләре” дигән дәрес үткәрделәр.
Баулы картлар һәм инвалидлар йортында "Милли мәдәният терапиясе» инновацион технологиясе тормышка ашырыла.
“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” Әлмәт райондашларының очрашуы.
06 нчы февраль 2019 нчы ел, чәршәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Сулыш алу гимнастикасы» дигән темага мастер-класс үткәрде.