Кышкы уеннар
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 06нчы февральдә жыр укытучысы Городилова Н.Г. һәм тәрбияче Уламасова А.В. «Урамда ничек суык» исемле музыкаль-уенлы чара уздырдылар. Катнашучылар саны - 27 инвалид бала, 11 ата-ана. Залда «Кар оеме тәгәрәт», «Кәрҗингә кар җый», «Күңелле пингвиннар», «Атта чабу» исемле уеннар оештырылды, ярышлар булды. «Аю», «Ян, шэп ян» уеннарында игелекле Мишкадан качкан һәм үзара ярышкан балаларның көлүләре ачык яңгырады. Ә аннан соң, күңелле кышкы уеннарны дәвам итү өчен, балалар урамга бергәләп чыгып киттеләр!