Әфган сугышы

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Вакытның үз хәтере бар-тарих. 15 февральдә Әфганстан Демократик Республикасы территориясеннән Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тула. "Әфган сугышы» - 10 елга сузылган фаҗигале вакыйгаларны шулай дип атарга күнеккән.

"Гармония «үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «әфганчы» әнисе бар. Без аны шушы кон алдыннан игътибарсыз калдыра алмадык, һәм «Ретро-терапия» программасы кысаларында белгечләр Юданова Любовь янына бардылар. Безнең килүебез Любовь Максимовнаны күңел тирәнлегенә кадәр көйләде, күз яшьләрен яшерэ алмаган ханымүзенең улы турында хикәясен  сойли башлады…

"Минем олы улым Юрий, ул чордагы барлык балалар кебек үк, Совет Армиясе сафларына хезмәт итәргә китте һәм язмыш кушуы буенча Әфганстанга эләкте. 1979 елда һава-десант ротасы составында ул беренчеләрдән булып Әфган җиренә аяк басты, ул «Амин Президент сарае» штурмында катнашып, әлеге сугышта минималь югалтулар белән җиңү яулады. Улым кайда хезмәт итүен Әфганстан штамплы хат алгач кына белдем. Моңа кадәр ул өйгә җылы хатлар язды, аның кайда хезмәт итүен белмәсен һәм аның өчен борчылмасын өчен бар да тәртиптә дип эйтте.  Сугышларның берсендә Юрий авыр яралана, дәваланганнан соң өенә кайта. Миңа бәхет елмайды: улым исән кайтты. Әмма аның яралануы нәтиҗәләре үзе турында онытырга ирек бирмәделәр, ул тыныч тормышка бик авыр ияләште. Тәрәзә тобенэ утыры бер урынга токэлэп карап утыра торган чаклары да була иде. Төннәрен кычкырып уяна иде. Мин аны тыныч кына уятып, улым син өйдә дип тынычландыра идем. Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләделәр. Юрий гадәти шартларда ойрэнэ башлады, сугыш турында яраланганнан соң калган аксаклыгы гына искә төшерде. Кызганычка каршы, 2001 елның гыйнварында аның гомере өзелде".

Аның сөйләвен тыңлагач, ана йөрәген күпме чыдамлы икәнлеген аңлыйсың. Үз балаларын кумудэн ана өчен авыр нәрсә юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International