Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты»нда хезмәт итүчеләр белән очрашу узды.
.jpg)
Интернатта Әфганстандагы 2 хәрби хәрәкәт ветераны-Михаил Льдоков һәм Данис Вафин яши. Шушы көннәрдә алар янында Кама Тамагыннан якташлары булып киттеләр. Хезмәттәшләр чәй табыны артына җыелдылар, сугыш елларын, шулай ук иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Озак вакытлар дәвамында Данис Вафин яшәгән Кама Тамагыннан килгән кунаклар Әфганстан геройлары турында китап әзерләгәннәр һәм бастырып чыгарганнар. Ул китапта Данис турында да язма булу безне бик тетрәндерде.
Очрашуны Әфганстан инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Алабуга шәһәр бүлеге рәисе Айдар Хамаев оештырды, ул безнең оешманың Күзәтү советы рәисе дә.
Бу көнне Алабуга һәм Кама Тамагы районнары вәкилләре Михаил белән Данисны котладылар.
Шулай ук ветераннарга иҗади номерны Алабуганың яшьармиячеләре бүләк итте. Балалар гитарада уйнадылар, автоматлар сүтеп җыюны күрсәттеләр. Шуннан соң барлык теләүчеләр бу эштә үзләренең осталыкларын тикшерделәр.
Бу искиткеч очрашу сугышчы-интернационалистлар һәм үсеп килүче буын-Ватаныбызның киләчәк сакчылары белән ир-атларча төгәлләнде.