23 февраль – Ватанны саклаучылар конендә “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приютының иң нәни Ватан сакчысы Гәмиров Әмир үзенең туган көнең билгеләп үтте.
Терроризм һәм экстремистлык идеологиясенә каршы юнәлтелгән чаралар кысаларында Аксубай муниципаль районының "Хыял" балалар приютында тәрбияләнүчеләр арасында милләтара килешүне ныгытуга, конфессияара толерантлык принципларын пропагандалауга һәм экстремизм идеологиясен кабул итмәүгә юнәлдерелгән мәгълүмати эш үткәрелде.
25 февраль 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында антитеррор куркынычсызлыгы турында укулар үтәчәк.
“Здравушка” тернәкләндерү үзәге балалары һәм аларның әти-әниләре өчен “Әти янәшә” гаилә спорт бәйрәме узды.
Конкурс программасына спорт һәм интеллектуаль ярышлар керде. Белгечләр өчен аеруча коляскалы балаларны хәрәкәтчән эстафеталарга җәлеп итү мөһим иде. Моның өчен махсус уеннар эшләнде, үзләрен тулы хокуклы команда әгъзасы итеп хис итәргә мөмкинлек бирә.
«Здравушка» тернәкләндерү үзәге волонтерларга, «Ишкәкле спорт төрләре Үзәге» администрациясенә һәм «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе» администрациясенә бәйрәмне оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Бу мөһим һәм тантаналы көн. Бу көнне без Ватанны саклаучыларны, аның чикләрен сакларга әзер кешеләрне хөрмәтлибез.
Тургай " приютында күңелле, мавыктыргыч патриотик бәйрәм узды. Кызлар тәрбиячеләр җитәкчелегендә булачак Ватанны саклаучыларны – малайларны котладылар.
Балалар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихын кызыксынып тыңладылар. Күңелле конкурсларда катнаштылар, командаларда көч сынаштылар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Балтач районының “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль - тернәкләндерү бүлекчәсендә төнге тактик өйрәнүләр уздырылды.
Өйрәнүләр башлану алдыннан җаваплы белгеч янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәр, тернәкләнү узучылар, эшләүче хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрде хәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте. Өйрәнүләр барышында янгын сүндерү командасының объектка килеп җитү, эвакуациянең төгәл вакыты исәпкә алынды. Шулай ук бүлекчә хезмәткәрләренең янгын турында дөрес итеп хәбәр итүе, беренчел янгын сүндерү җайланмаларын дөрес куллану күнекмәләре, янгында зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары тикшерелде.
25 нче февраль 2019 нчы ел, дүшәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер сыйныфында бәйрәм презентацияләре булдыру дигән мастер-класс үткәрде.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан һәм «Ныклы гаилә» проекты кысаларында 2019 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан» Кышкы уеннар» спорт бәйрәме оештырылды.