Мамадыш шәһәренең “ Надежда” приюты балалары Яр Чаллы шәһәре кунаклары белән очраштылар

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

24 нче февральдә  Мамадыш шәһәренең “ Надежда” приютында бик кызыклы,мавыктыргыч чара булып узды. Әлеге чараны оештыручы Сармандагы “Электроника” кибете директоры Диләрә Рәүф кызы.Чара  Яр Чаллы шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы номерлы музыка мәктәбенә йөрүче балаларның концерт номерлары белән башланып китте.Җитәкчесе Уразаева Ләйсән.Чараның икенче өлеше мастер класслардан торды.Бәләкәйләр группасында  балалар Князева Алина белән пластилиннан “әкәм-төкәм” һәм гофрелы кәгазьдән  “салават күпере” ясадылар.Шул ук вакытта  кызлар белән Токарева Гөлназ инглиз телен ничек үзләштерү хакында бик кызыклы мастер класс күрсәтте.Ә малайлар бик кызыксынып Помендеев Егор һәм аның укучылары  белән тхэквандо серләренә төшенделәр.Шулай ук,Чаллы шәһәренендәге шәхси эшмәкәр Рәүф Фатихов балаларга спорт кирәк-яраклары бүләк итте.

Азактан,приютыбызның директоры Мавлеев Айрат чарага нәтиҗә ясап, барлык кунакларга рәхмәт хатлары һәм балалар  “Оста куллар” түгәрәгендә үз куллары белән ясаган  истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International