Әгерҗе район Советының йомгаклау утырышы узды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Бүген сәгать 10да район Мәдәният сараенда Әгерҗе муниципаль район Советының XXXV утырышы була. Анда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашуы көтелә.

Көн тәртибендә:

  1. Әгерҗе муниципаль районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында.

Ххх

Утырышка район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, оешма-учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла. 

Әгерҗе муниципаль район Советының XXXV утырышында алдынгы хезмәткәрләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.  Намуслы хезмәтләре, районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертүләре өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Ринатовна ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Николаевна ЕРЕМИНА, Әгерҗе район электр элемтәсе узелының 2нче санлы линия-кабель участогы начальнигы Андрей Владимирович ШИРЯЕВ ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек. Мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен Кадыбаш авыл китапханәсе мөдире Фәридә Нәгыйм кызы КАЮМОВА шундый ук Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International