Арча “Омет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә “ПрофХ” уены исемле уен үткәрелде. Дәреснең максаты: балаларны һөнәр һәм белгечлекләрнең киң даирәсе, уку йортлары һәм аларның үзенчәлекләре, өстәмә, урта һөнәри һәм югары белем бирү механизмнары белән таныштыру. "ПрофХ" өстәл уены-яшьүсмерләргә үзләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирүче инклюзив интерактив педагогик технология.
Уен нигезендә уенчының мөстәкыйль сайлау методы ята. Мондый дәресләр, уенчыга уенның юнәлешен һәм шәхси сыйфатларын исәпкә алып, сайлау мөмкинлеген тудыра. Психолог Миляуша Хамитова әйтүенчә, бу уен балаларда игътибарлыкны, сабырлыкны, зирәклек, түземлек кебек сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә. “ПрофХ” уены баларның күңеленә хуш килде, алар уенның кагыйдәләренә тиз төшенделәр.