“Көчлеләр, кыюлар, җитезләр, булдыклылар”- “Балкыш” приютында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм узды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе
“Балкыш” социаль приютында ата-аналар һәм шәһәр кунаклары белән бердәмлектә бәйрәм чарасы узды, чакырылган кунаклар җитезлектә, батырлыкта һәм зирәклектә көч сынашучы тәрбияләнүчеләргә ярдәм күрсәттеләр. Жюри әгъзалары үткәрелгән конкурсларга җитди карады, командалар, тиз эшли белү осталыклары белән генә түгел, ә катнашучыларның тышкы кыяфәте дә бәяләнде. Бәйрәм ахырында, приют карамагындагы балаларга, Түбән Кама шәһәренең 14 нче лицей укучылары сафта атлау һәм автомат сүтеп җыю әзерлеген күрсәттеләр, ә иҗтимагый үзидарә советы рәисе Ларькина Л. Р. җылы сүзләр әйттеп, малайларга искиткеч бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International