ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2019 ел
җомга

Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Күңелле кызлар» конкурсы узды.

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Хатын кызлар өчен!» концерт  узды

 

Халыкара хатын-кызлар көне.

08.03.2019

               Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга район мәдәният йорты артистлары килде. Театр түгәрәгеннән килгән балалар башкаруында «әбиләр сөйләшүе» исемле тамаша, дәртле җырлар һәм биюләр интернатның хатын-кызлары өчен искиткеч бүләк булды. Кунаклар халыкның кәефен күтәрделәр, әбиләр алар белән рәхәтләнеп биеделәр.

 


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан һәм "Ныклы гаилә" партия проекты кысаларында 6 март көнне Мамадыш муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенеӊ гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән чара үткәрделәр.

2019 елның 7 мартында “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре Күңгәр мәдәният йорты базасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара үткәрделәр. Чараның максаты: балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, мәхәббәт һәм рәхмәт хисе тәрбияләү иде. Биредә мәдәният йорты белгече дә катнашты. Балалар үз куллары белән оригиналь бүләкләр эшләделәр. Мондый бүләкләр белән алар үз әниләренә карата булган хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерәчәкләр.Барлыгы 5 бала катнашты.

        Республикада янгын очраклары ешаю сәбәпле Әтнә  муниципаль районында социаль хезмәт алучыларның газ һәм мич җиһазларының торышын тикшерү буенча эшче төркем төзелде. Бу төркемгә Дәүләт янгынга каршы хезмәте, җирле үзидарә органнары, "Изгелек" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, газ  хезмәткәрләре керә.

1 марттан 6 мартка кадәр эшче төркем социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең  һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү карамагындагы гражданнарның  йорт хуҗалыкларына рейд ясадылар.

       Тикшерү барышында комиссия иң беренче чиратта газ һәм мич җиһазларының техник торышына, техник хезмәт күрсәтү вакытына, янгын белдерү сигналлары булуга игътибар итә. Рейд вакытында ачыкланган җитешсезлекләр актларга теркәлеп барды. Шулай ук гражданнар белән газ һәм электр җиһазларын дөрес куллану буенча аңлату эшләре алып барылды, аларга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

Мамадыш шәһәренең “Надежда” социаль приютында халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты булып узды.

   Бәхет турында һәр кеше хыяллана, «сәламәтлек һәм бәхет» – нәкъ менә шуны ешрак тели. Бәхетнең нәрсә икәнен берәү дә белми һәм аны hәр кеше төрлечә кабул итә.

«Ныклы гаилә» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында Сарман муниципаль районында  алимент түләүдән баш тарткан ата-аналарга хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнар кабул ителде.  Алар алиментларны рәсмиләштерү процедурасы уңаеннан мөрәҗәгать иттеләр. Барысына да тиешле хезмәтләргә документлар тапшыру тәртибе һәм исемлеге аңлатылды.

Халыкара хатын-кызлар коне уңаеннан,    Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Танай авылында яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен “Язның иң матур бәйрәме - хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!” дип аталган бәйрәм чарасы уздырдылар. Әлеге чара “Йортка бәйрәм” технологиясе кысаларында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International