Назлы һәм ягымлы әниләребез!

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Урамда әле кар ята, ә календарь буенча - яз инде! Һәм бу матур ел фасылы – Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәменнән башлана.  Бу көнне кошлар да матурырак сайрый, язгы кояш та яктырак балкый.

7 март көнне, әлеге күркәм бәйрәм алдыннан, “Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  балалары белән иң актив әниләр җыелды. Үзәк педагоглары һәм психологлары, “Әни белән бергә” программасын тормышка ашыру кысаларында,  “Назлы һәм ягымлы әниләребез!” социаль - анимацион чара үткәрделәр.

Бәйрәм чарасында 3 яшькә кадәр балалары булган үзәктә социаль хезмәтләр кабул итүче әниләр катнашты.

Балалар чәчәкләр җыеп әниләренә бүләк тә иттеләр, әниләрен бизәделәр дә, бала арбалары белән идарә итүдә дә осталыкларын сынадылар. Ә әниләр исә мең бала тавышы арасыннан да үз сабыен аера  алуларын исбатладылар.

              Бәйрәм бик матур һәм дулкынландыргыч үтте. Әлеге чара балалар һәм әниләр күңелендә бик күп уңай эмоцияләр калдырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International