«Алабуга интернат-йорты» «Бәхетле кешеләр - бәхетле дөнья» Бөтенроссия фестивалендә катнаша»

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

   Бәхет турында һәр кеше хыяллана, «сәламәтлек һәм бәхет» – нәкъ менә шуны ешрак тели. Бәхетнең нәрсә икәнен берәү дә белми һәм аны hәр кеше төрлечә кабул итә.

   «Алабуга интернат-йорты»нда яшәүчеләр «Бәхет тынычлык  ярата» исемле «Модуль оригами» техникасында «Бәхетле елмаю» номинациясендә картина ясадылар һәм аны «Осталар иле»конкурсы сайтында онлайн-тавыш бирү өчен тәкъдим иттеләр. Эш 20 000 кечкенә модульдән тора 1/64.

  Эш башлау өчен кулай сюжет булган фотография (WallBox ресурсыннан фотообойлар) сайланган, аның буенча алга таба пиксель мозаикасы төре буенча программада схема ясалган. Эштә алты төс кулланылды: яшел, сары, кызыл, зәңгәр, кара, ак. Модульләр ясау белән беррәттән, даими рәвештә картина җыю да барды.

   Картинаны бастырганнан соң сайтта бик җылы фикерләр әйтелде: «Титаник хезмәт! Искиткеч эш!», Күзләр яшьләнде! Бу, чыннан да, бәхет - мондый күңел яшьлеген саклап калу, командада эшли белү! Сезнең эшегезне күргәзмәләрдә күрергә теләр идем!” h.б.

   Онлайн-тавыш бирүне уңышлы узып, картина конкурсның ике этабында узачак финалында тәкъдим ителәчәк. Төмән шәһәрендә  «Бәхетле кешеләр - бәхетле дөнья» Бөтенроссия фестивалендә беренче этап.  Австриядә Вена шәһәрендә икенче этап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International