Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Күңелле кызлар» конкурсы узды. Бәйрәм кәефе булдыру өчен популяр музыка, җырлар, шигырьләр кулланылды. Кызлар иҗат, белем һәм осталык биремнәрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар яңа тәэсирләр алдылар һәм үз мөмкинлекләрен сынап карадылар.