Мамадыш шәһәренең “Надежда” социальприютында якынлашып килүче 8 Март бәйрәме уңаеннан “Хатын-кыз-сигезенче могҗиза” дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрелде.Әлеге чара әбиләргә,әниләргә,гомумән барлык хатын-кызларга карата ихтирам һәм игътибар бирү максатыннан уздырылды.Бәйрәмгә балаларның әбиләре,әниләре,укытучылары һәм бик күп мәртәбәле кунаклар чакырулы иде.Балалар үзләренең матур шигырьләре,моңлы җырлары,шаян биюләре белән тамашачыларны шаккаттырдылар.Тәрбиячеләр Исхакова Әлфия һәм Саттарова Мөнирә “мода күрсәтү”, “әниләр һәм бәбиләр” кебек кызыклы конкурслар да уздырдылар.Азактан, приют директоры Мавлеев Айрат барлык хатын-кызларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлап ихлас теләкләрен җиткерде.Шулай ук,үз чиратында балалар барлык кунакларга да приютта эшләп килүче төрле түгәрәкләрдә үз куллары белән ясаган кул эшләнмәләрен бүләк иттеләр.Бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады.