14 май 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Фарсель Зыятдинов музеена экскурсиягә барачаклар.
14 май 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр хезмәткәрләр белән берлектә чәчәкләр утыртачаклар.
Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Халыкара Гаилә көненә багышланган бәйрәм узды.
Ачык ишекләр көне
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 16нчы майда ата-аналар, кунаклар өчен Ачык ишекләр көне уздырылды. Очрашуның төп максаты: ата-аналарны инновацион технологияләр, балаларны комплекслы тернәкләндерү алымнары белән таныштыру, аларны уртак гамәли куллану үзенчәлекләрен билгеләү. Кунаклар өчен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары И. В. Скрябина, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча 9 нчы филиалы баш белгече Ю. С. Чертищева белән очрашу, үзәк буйлап экскурсия, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, мастер-класслар галереясе оештырылды. Ата-аналар яңа технологияләр, методлар, методикалар белән таныштылар. Чараны МАУ «Яшьләр үзәге «Орион», «Ассоциация реабилитации инвалидов «РостРесурс» белгечләре “Хәзинә эзләүче пиратлар” исемле күңел ачу программасы белән тәмамладылар.
2019 елның 15 маенда Балык Бистәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган велоузыш узды. Гаилә велоузышы «Яшьлек" стадионыннан башланып китте.
2019 елның 16 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәгендә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча “Уроки Тетушки Совы. Азбука безопасности на дорогах” дигән видео дәрес булып узды.
«Мамадыш муниципаль районындагы «Надежда» социаль приюты» карамагындагы балалар «ЭкоЯз-2019» экологик акциясендә катнаштылар.
Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чараларны тормышка ашыру кысаларында һәм һава шартлары үзгәрүгә бәйле рәвештә аномаль табигать күренешләренә (яшен, көчле җил, яңгыр һ.б.) каршы «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» нда хезмәтне саклау буенча максатчан инструктаж үткәрелде.
2019 елның 16 май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияче Гыйлемханова Алсу Ринатовна “Паровоз”,”Куып җит мине” исемле хәрәкәтле уеннар уйнарга өйрәтте.
2019 елның 15 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Салимова Гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәт алучылар арасында чара оештырды. Гаилә ул яңа тормыш башы, күркәм традицияләрне дәвам итү.