Ачык ишекләр көне
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 16нчы майда ата-аналар, кунаклар өчен Ачык ишекләр көне уздырылды. Очрашуның төп максаты: ата-аналарны инновацион технологияләр, балаларны комплекслы тернәкләндерү алымнары белән таныштыру, аларны уртак гамәли куллану үзенчәлекләрен билгеләү. Кунаклар өчен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре социаль яклау идарәсе башлыгы урынбасары И. В. Скрябина, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча 9 нчы филиалы баш белгече Ю. С. Чертищева белән очрашу, үзәк буйлап экскурсия, декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе, мастер-класслар галереясе оештырылды. Ата-аналар яңа технологияләр, методлар, методикалар белән таныштылар. Чараны МАУ «Яшьләр үзәге «Орион», «Ассоциация реабилитации инвалидов «РостРесурс» белгечләре “Хәзинә эзләүче пиратлар” исемле күңел ачу программасы белән тәмамладылар.