Халыкара гаилә көненә багышланган велоузыш

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

   2019 елның 15 маенда Балык Бистәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган велоузыш узды. Гаилә велоузышы «Яшьлек" стадионыннан башланып китте.

Балалар иҗат үзәге, район китапханәсе интерактив мәйданчыкларда конкурс программалары әзерләгән иде.

    Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре  тарафыннан «Ромашка бүләк ит» акциясе, фотозоннар мамонтенка белән, түгәрәк өстәл артында һәм «Ныклы гаилә» фотокүргәзмәсе оештырылды.

Велоузышта катнашучылар Үзәк мәйданга финишка килделәр. Ярышта катнашучыларны район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы котлады. Велоузышта катнашучыларның барысы да оригиналь медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

 Халыкара гаилә көненә багышланган «Барысы да гаиләдән башлана" концерты гаилә дуэтлары һәм башка үзешчән артистлар катнашында бәйрәм атмосферасы тудырды, килгән кунакларга шатлык өстәде.

Чарада 85 кеше катнашты, шулар арасыннан 15  кеше социаль хезмәт алучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International