Мамадыш районындагы «Надежда» социаль приюты карамагындагы балалар «ЭкоЯз-2019» экологик акциясендә катнаштылар.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

«Мамадыш муниципаль районындагы «Надежда» социаль приюты» карамагындагы балалар  «ЭкоЯз-2019» экологик акциясендә катнаштылар.

Акциянең максаты - халыкта актив гражданлык позициясе һәм экологик культура формалаштыру, әйләнә-тирәлекнең торышы турында белемнәр дәрәҗәсен күтәрү. Экологик флешмоб кысаларында яшь катнашучылар шәһәр халкын акциядә катнашырга чакырдылар. Шулай ук чарага гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләредә чакырылган иде, алар яр буе территорияләрен җыештырганда куркынычсызлык техникасы буенча мастер-класс күрсәттеләр. Мондый чараларда катнашу туган табигатебезгә мәхәббәт хисе тәрбияли, анны сакларга теләк уята дигән нәтиҗә ясарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International