Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Тегеран шәһәренең Forought theater group Иран театры куелышында "...Һәм кешегә Ходай ике йөрәк бирми" дигән спектакльдә булдылар "... Спектакль өченче халыкара театр фестивале "Буа - диалог киңлеге" кысаларында күрсәтелде.
Безнең социаль хезмәт алучылары театрга бик теләп йөриләр. Спектакльнең сюжеты- соңыннан фаҗигагә китергән классик мәхәббәт өчпочмагы. Әсәрнең драматизмына бөтен куелышны озата барган җанлы музыка басым ясады.
Мондый чаралар социаль хезмәт алучылар өчен бик мөһим. Алар өлкәннәрнең җәмгыятьтә уңай мәнфәгатьләрен, мәдәни үсешен һәм кешеләр белән аралышырга ярдәм итә.