ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

            17 нче июнь көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен алып бару максатыннан  уеннар уздырды.

2019 елның 21 июнендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен психологы ведомствоара вәкилләре белән берлектә “Романтик” җәйге лагеренда 7 станциядән торган профилактик квест уены уздырды.


22
июнь, 2019 ел
шимбә

«Хәтер һәм кайгы көненә»  багышланган матәм митингында катнашу.

Җәлил картлар һәм инвалидлар  йорты  " хезмәткәрләре "Хәтер һәм кайгы көне"нә багышланган "Хәтер шәме"  Бөтенроссия акциясендә  катнашты.

22 июнь көнне Кама Аланы психоневрология интернатының социаль хезмәт алучылары кешелек яшәешендәге иң канкойгыч һәм рәхимсез сугыш башлануга багышланган митингта катнаштылар.

21
июнь, 2019 ел
җомга

          2019 елның 20 июнендә Теләче муниципаль районында "Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Зиннатова Г.Р. һәм социаль педагог Гайнетдинова Ф.Т. тарафыннан консультатив көн үткәрелде.

2019 елның 21 июнендә Әтнә муниципаль районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Мәрдәнова З. Х. һәм Хәкимова А. К. үз карамагындагы өлкәннәр  белән «Гарденотерапия» технологиясен кулланып эш алып бардылар. Әлеге технологиянең максаты булып өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга үсемлекләр аша психологик ярдәм күрсәтү тора. Чара барышында аларга бакча чәчәкләрен үстерү һәм карау буенча төрле киңәшләр бирелде, аларны үстерүдә яңа алымнар өйрәтелде.  Өлкәннәр үзләре өчен уңай хисләр алдылар. Бу сәламәтлек өчен иң мөһим факторларының берсе булып тора. 

21 июнь көнне тәрбияче Мубаракова Э.В. җитәкчелегендә Югары Утар балалар интернатында "Хәтер көне" билгеләп үтелде.

2019 елның 18 июнь көнендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Хөсәенова Л.З. һәм психолог Зиннатова Г.Р. Балыклы авылына социаль яктан куркыныч гаиләләргә бардылар.

Һөнәри усеш мәктәбе эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Любовь Таирова хезмәткәрләр өчен “Актив белем бирү формасы буларак эшлекле уен” дип аталган методик сәгать үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International