ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
А.С.Пушкин! Рус шагыйренең искиткеч әсәрләрен яратмаган кешене табу кыен. Ә безнең һәрберебез өчен Пушкин нәрсәдән башлана? Әлбәттә, балачакта укыган әкиятләрдән.

“Минем имин җәй” Бөтенроссия акциясе кысаларында буклетлар тарату

2019 елның 26 июнендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре hәм социаль хезмәткәрләре өчен “Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен тәрбия мәктәбе” буенча уку узды

Алабуга районының Танай урманы территориясендә наркотикларга каршы кросс кысаларында  “Доверие” үзәге хезмәткәрләре һәм балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар да катнашкан. Җиңел атлетика кроссы «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында үткәрелде.


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

26 июньдә Бөтендөнья җәмәгатьчелеге Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп үтә

 Зәй-Каратай авылында яшәүче Сабитова Минзифа Зәкиулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул безнең ил өчен авыр елларда туа һәм сугыш елларының  hәм сугыштан соң да бөтен авырлыкларын тулы күләмдә сыный.  Алдагы елларда да аны язмыш кичермәгән, әмма ул бик игелекле, уңай кеше булып калган.

2019 елның  26  июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Закирова Сакинә һәм Самойлова Гөлчәчәк “Кешенең анатомиясен өйрәнәбез” дигән уен программасы үткәрделәр.

     21 июнь 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Малихов Васил Мирзаян улы “Туган як” акция кысаларында узенең  авылына кунакка кайтачак.

        24 июнь  2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында профилактик  әңгәмә үткәрелде.

Сәламәт яшәү рәвеше буенча «Спорт ул Сәламәтлек» программасын тормышка ашыру кысаларында  «Надежда» балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияче Михайлова Татьяна Григорьевна физик тәрбияви чара  үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International