Алабуга районының Танай урманы территориясендә наркотикларга каршы кросс кысаларында “Доверие” үзәге хезмәткәрләре һәм балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар да катнашкан. Җиңел атлетика кроссы «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе кысаларында үткәрелде. Акцияенең төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм россиялеләрне, барыннан да элек, яшьләрне физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Район оешмаларының төрле яшьтәге катнашучылары, мәктәп укучылары, спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр 800 м дистанцисендә үз көчләрен сынап карадылар. Ярыш судьясы узышның кагыйдәләре һәм нинди эзлеклелектә узачагы турында сөйләде. Кросста катнашучылар финишка беренче булып килү өчен бөтен көчләрен куярга һәм икенче сулыш алырга тырыштылар. Ярышлар тәмамлангач, нәтиҗәләр игълан ителде, җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде, барлык катнашучылар да күп елмаюлар, сәламәтлек һәм яхшы кәеф алдылар.