«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Кешенең анатомиясен өйрәнәбез” дигән уен программа булып узды

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

2019 елның  26  июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Закирова Сакинә һәм Самойлова Гөлчәчәк “Кешенең анатомиясен өйрәнәбез” дигән уен программасы үткәрделәр.

Чараның максаты балаларны кеше төзелеше белән таныштыру, үз организмыңа карата кызыксыну һәм игътибарлы мөнәсәббәт тудыру, игътибар, хәтер һәм сүз тәрбияләү.

Дәрес башында балалар белән кеше организмы һәм аның мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.Тән өлешләрен, кешенең эчке органнарын искә төшерделәр.

Соңрак балалар белән музыкаль уеннар уйнадылар : “Минем куллар яхшы – ә күршенеке яхшырак”, “Уң кулны алга”, “Нәрсә белән охшаган”.

Балалар бик күп уңай тәэсирләр алдылар. Әлеге чарада 17 бала катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International