«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 90 яшьлеге белән котлау акциясе

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Бу искиткеч хатын-кызның тормышы оптимизм белән тулы, кешеләргә мәхәббәт белән тулы. Минзифа апа әйтмешли «Аллага шөкер, исән-сау булса да, өйдә чиста, җылы, өстәл тулы, ишек һәркемгә ачык". Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Балалар таралышып беткәннәр, ире вафатыннан соң ул күп еллар берүзе яши.  Минзифә Зәкиулловнага социаль хезмәткәр Шарюкова Фәридә ярдәм итә һәм карый. Алар арасында җылы, дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Юбилее уңаеннан да аны авыл җирлеге хезмәткәре белән котларга килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International