ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

Россиядә академик Сахаров исемен ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр ул. Россия Федерациясе Президентының «А.Д. Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру турында» гы карары кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә хезмәткәрләр өчен «Тарихи шәхес буларак Андрей Дмитриевич Сахаров» дип исемләнгән методик сәгать узды.

Балаларга ярдәм итү фонды аталык темасына багышланган социаль реклама аша яңа видеороликлар сериясен тәкъдим итә.

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер классында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучыларга компьютер классында “Интернетта алдашулар” темасына мастер-класс үткәрде.

Районыбызның бер төркем хезмәт алдынгылары бүләкләнделәр

2019 елның гыйнварыннан бирле «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Людмила Малешина һәм Наталья Ларионова «Дус, ярдәмче, консультант» күчмә мобиль бригадасы дигән инновацион технологиядән файдаланалар.

2019 елның 19 июль көнендэ Олы Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Корбанова Рабига Мисбах кызына 90 яшь тулды.

 Кече Лыза клубы базасында Балтачның «Наз» үзәге, Казанның «Наз» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм хәйрия фонды һәм авыл клубы вәкилләре тарафыннан инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү клиентлары өчен уртак чара уздырылды.

Театр елы кысаларында  Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Лемара Ганиева җитәкчелегендә «Бүре һәм төлке» дигән рус халык әкияте буенча курчак театры куелды.


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Менделеевск муниципаль районының» Кама таңнары " приютында иң тәмле һәм күңелле көн узган.

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар арасында шахмат-шашка турниры узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International