«Интернетта алдашулар» мастер-класс

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер классында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучыларга компьютер классында “Интернетта алдашулар” темасына мастер-класс үткәрде.

Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларга Интернетта була торган алдашулар турында информация бирү, Интернеттагы алдашуларны булдырмау, компьютер грамоталыгын үстерү иде.

Специалист социаль хезмәт алучыларны Интернет челтәре аша эшләнгән төрле алдашулар белән таныштырды.

Социаль хезмәт алучылар үзләрен һәм якыннарын бу куркынычтан ничек сакланырга кирәлеген һәм алдашучылар корбаны булмау чараларын белделәр.

Чара барышында бу теманы тикшергәндә катнашучылар актив катнашты, ерак аралардан килә торган алдаулар турында үз фикеләрен әйттеләр һәм үзләре белгән алдашулар турында бер-берсенә сөйләделәр.

Чарада 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International