2019 елның гыйнварыннан бирле «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Людмила Малешина һәм Наталья Ларионова «Дус, ярдәмче, консультант» күчмә мобиль бригадасы дигән инновацион технологиядән файдаланалар. Бу бригада эше кысаларында авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтелә. Әлеге технология ерак авылларда яшәүче авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтүне мөмкин кадәр уңайлы итә. Эшнең команда принцибы һәр конкрет гаиләгә социаль ярдәм күрсәтүгә комплекслы якын килүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.
Читтәге авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләрнең теләсә кайсы вакытта консультация алу мөмкинлеге юк. Мобиль күчмә бригада шундый мөмкинлек бирә.
Шул көннәрдә мобиль бригада Шешминка крепосте һәм Югары Кармалка авылларында булды. Анда белгечләр “Виртуаль дөнья – “Әйе” яки “Юк”!” дигән буклетлар тараттылар һәм ата-аналар өчен балалар тәрбияләүгә юнәлдерелгән консультацияләр үткәрделәр.
Әлеге технология буенча алга таба да эш алып бару планлаштырыла.