Аталыкка багышланган видеороликлар, "Кайгырту" үзәге, Яңа Чишмә районы

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Балаларга ярдәм итү фонды аталык темасына багышланган социаль реклама аша яңа видеороликлар сериясен тәкъдим итә.

Авыр тормыш юлында калган балаларга ярдәм итү фонды, аталык темасына багышланган социаль реклама буенча яңа видеороликлар сериясен тәкъдим итә. Төп рольдә – әтине актер Анатолий Белый уйный, музыкант ролендә Алексей Кортнев, футболист ролендә Артем Ребров. Геройлар яхшы әти булуның әһәмиятлелеге турында сөйлиләр.

    Икенче төрле әйткәндә, һәрбер ролик – ул бала тормышында әтисе белән мөнәсәбәтләре, әтиләрнең балалары өчен җаваплалыгы турында ихлас сөйләшү.

    Гаиләдә әти роле зур әһәмияткә ия, аңа малайлар тартына, аның белән кызлары горурлана. Баланың эшләре, авыр вакытлары белән уртаклашып, әти кеше баланың ялгыз булмавын сиздерә. Артем Ребров баланы тәрбияләүдә әбиләргә һәм бала караучыларга таянмаска, ә үзеңә актив катнашарга киңәш итә: “Әгәр син һәрвакыт балаң белән булсаң, аңа бөтен җаныңны бирсәң, киләчәктә аңа җиңел була” – ди ул.

https://youtu.be/E6FP0Sm7NqU

 

Тормышта төрле сәбәпләр аркасында ир белән хатын аерылырга да мөмкин, ләкин шул очракта да бала бала белән араны өзәргә кирәкми ди Алексей Кортнев: “ Балага әтисенең янәшәдә булуын белгертергә, аны сакларга кирәк. Баланың шалтыратуларына һәрвакыт җавап бирергә, үзеңә дә еш шалтыратырга онытмаска. Шул очракта бала аны яратуына, аның хәлләре белән кызыксынуына ышана” – дип сөйли музыкант.

Бу роликны түбәндәге сылтама буеча карап була:

https://youtu.be/-7HDzM9z0Gs

  Аталык, баланың үсүен күреп, аның белән бергә яңадан үз балачак мизгелләреңне кичерергә, хатирәләрне яңартырга мөмкинлек бирә. Анатолий Белый бу турыда: «Без, хәзерге ир-атлар,  җитлекмәгән, без җаваплылыктан качабыз. Ләкин минем өчен җаваплылк – ул бәхет, үз балаларыңа әти булу бәхете” –ди.

Бу роликны түбәндәге сылтама буеча карап була: https://youtu.be/QBQzWmPPzbU

 

Яңа социаль кампания гаиләдә әти роленә басым ясарга, җәмгыятьтә аталыкның аңлы, җаваплы абруен күтәрүгә, һәрбер ир-атка  әти булу бәхетенә берни дә тормавына искәртергә юнәлтелгән.

  Социаль реклама федераль һәм региональ телеканаллары аша күрсәтү, һәм интернет челтәрендә төрле тематик мәйданчыкларында тарату өчен әзерләнгән.

 

«Мин – ата» порталы.

Портал www.ya-roditel.ru – ул әти-әниләр өчен бала тәрбияләүдә актуаль һәм файдалы мәгълумат туплаучы популяр интернет-мәйданчыгы. Бу мәйданчыкта әти-әниләр психолог, юрист, башка белгечләр белән киңәшә ала, виртуаль китапханәдә кызыклы  китаплар, мәкаләләр укый ала, төрле темаларга “Медиа” бүлегендә видеороликлар да карап була. Шулай ук мәйданчыкта башка әти-әниләр белән форум аша аралашу, ә бик теләүчеләр өчен үз җылманы булдыру мөмкинлеге дә бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International