ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2019 ел
җомга

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәге "сандугачлары" Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чираттагы тапкыр концерт-күңел ачу программасы белән кунакта булдылар.

2019 елның 9 августында Әтнә муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында бәйрәм чарасы узды. Чара «Ашыт» спорт комплексы базасында узды. Бәйрәм чарасын район башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гарипов Ленар Тәлгать улы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галиева Әминә Габделәхәт кызы һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Сәляхиева Зөлфирә Зөфәр кызы ачып җибәрделәр. Алар балаларны яңа уку елы белән котладылар. 20 балигъ булмаган балага беренче сыйныф укучысы җыелмасы тапшырылды. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара ахырында авыр тормыш хәлендә калган 57 балигъ булмаган балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган пакет рәвешендә адреслы ярдәм күрсәтелде.

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Тукай муниципаль районының медицина оешмаларына алып баруны тиешле дәрәҗәдә оештыру максатыннан, 9 августта Биюрган, Колыш авылында яшәүче 16 диспансеризация үтәргә тиешле өлкән кешене Кузкәй амбулаториясенә алып бару оештырылды.

Балтач муниципаль районында балалары булган гаиләләрнең, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең һәм инвалидларның имин яшәү шартларын тәэмин итү максатыннан, янгын билгеләрен вакытында ачыклау өчен автоматлаштырылган янгын белдергечләре урнаштыру буенча эш оештырылган.

         2 август 2019ел  Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр Пучы авылында  урнашкан Ленин паркына сәяхәткә барачаклар.

2019 елның 9 августында "Демография" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач муниципаль районының социаль яклау бүлеге һәм "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан, район үзәк хастаханәсе белән берлектә, Урта Көшкәт, Югары Субаш, Түнтәр, Каенсар авылларында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина тикшерүе узу өчен махсус автомобильләрдә китерүне оештыру буенча “сынау” узды.

2019 елның 8 августында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең «Родник» социаль эш буенча белгече Кашапова А. Х. «Дөньяны яктырак итик!» проект кысаларында  «Изотерапия» техникасы буенча социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар  өчен чираттагы дәрес уздырды.. Арт-терапиянең төп максаты - үз-үзеңне күрсәтү һәм үз-үзеңне танып белү сәләтен үстерү аша шәхес үсешен гармонияләштерүдә.

  2019 елның 8 август аенда, Үзәк авыл җирлеге территориясендә, авыл мәдәният йортында «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре опекун гаиләләре һәм мөмкинлеге чикле  балалар булган гаиләләр белән «Җәй дуслар белән» дип исемләнгән чара оештырдылар.

Татарстан Республикасында «Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм тормышка ашыру «федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында» «Рәхәт» «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең «Демография» милли проекты кысаларында Яшел Үзән Үзәк район больницасы вәкилләре белән авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтәге кешеләрне (Олы Карагуҗа авылы)

                  ««Бакча» акциясе кысаларында Әлки муниципаль районы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Дружба» отряды волонтерлары социаль педагог җитәкчелегендә, ялгыз яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Разин Г.И. өенә булышырга  бардылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International