8 август көнне “Гнездышко” приютында «Җәй бәйрәме» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Чараның максаты: балаларда бәйрәмнең шатлыклы атмосферасын булдыру, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, һәр баланың шәхси иҗади сәләтләрен үстерү, күзаллауларын киңәйтү. Бәйрәмдә балалар җырлар җырладылар, уен элементлары белән разминкада катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. «Табигатьтәге кошлар» дигән танып-белү әңгәмәсе һәм «Кем тавышы» дигән викторина күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Бәйрәм күңелле үтте, якты хатирәләр һәм күтәренке кәеф калдырды.