Автоматлаштырылган янгын белдергечләре урнаштыру

2019 елның 9 августы, җомга

Балтач муниципаль районында балалары булган гаиләләрнең, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең һәм инвалидларның имин яшәү шартларын тәэмин итү максатыннан, янгын билгеләрен вакытында ачыклау өчен автоматлаштырылган янгын белдергечләре урнаштыру буенча эш оештырылган.

Районда 2016 елдан башлап 97 автоматик янгын белдергечләре урнаштырылды. Ел саен янгын сүндерү хезмәте белгечләре белән берлектә, аларның төзеклеген тикшерү максатыннан рейдлар үткәрелә.  Хәзерге вакытта 128 өлкән яшьтәге гражданнарның йортларына автоматлаштырылган янгын белдергечләре урнаштыру өстендә эш алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International