2019 елның 8 август аенда, Үзәк авыл җирлеге территориясендә, авыл мәдәният йортында «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре опекун гаиләләре һәм мөмкинлеге чикле балалар булган гаиләләр белән «Җәй дуслар белән» дип исемләнгән чара оештырдылар. «Наз» хәйрия фонды директоры Сәйфетдинова Нурания Фердобаевна безнең район белән 12 елдан артык хезмәттәшлек итеп, чираттагы тапкыр балаларыбызны игътибардан читтә калдырмады. Балаларга истәлекле бүләкләр, тәм-томнар, конкурсларда катнашкан өчен призлар һәм әниләргә бүлмә чәчәкләре тапшырылды. Клуб мөдире Майсурадзе Кристина Валентиновна белән берлектә бүлекчә белгечләре технологияләр буенча мастер-класслар үткәрделәр: «Дөньяны тагын да яктырак итик!» , «Торцевание», «Зоопарк үз куллары белән». Хәрәкәтле уеннар саф һавада үткәрелде. Зур тату гаилә белән чәй эчү оештырылды. Чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре, ә безнең яктан әти-әниләргә ярдәмчеллеге һәм активлыгы өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Әлеге чарада Теләче, Олы Нырсы, Олы Мәтәскә һәм Үзәк авылларыннан килгән балалар катнашты.