2019 елның 8 августында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең «Родник» социаль эш буенча белгече Кашапова А. Х. «Дөньяны яктырак итик!» проект кысаларында «Изотерапия» техникасы буенча социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаганнар өчен чираттагы дәрес уздырды.. Арт-терапиянең төп максаты - үз-үзеңне күрсәтү һәм үз-үзеңне танып белү сәләтен үстерү аша шәхес үсешен гармонияләштерүдә. Арт-терапия социаль адаптациянең яхшы ысулы булып тора, кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне билгеләргә ярдәм итә. Кайчагында балаларга психологик проблеманы формалаштыру шактый кыен булуы билгеле. Кеше тревога, борчу, дулкынлану тоя ала, әмма моның ни өчен килепчыгуын аңлау бик авыр. Кайчагында хисләр шул тиклем күмелә ки, алар аңларга мөмкинлек бирми. Мондый очракларда ярдәмгә арт-терапия килә. Бу алым балага тынычланырга, бөтен игътибарны юнәлтергә, эмоциональ халәтен гармонияләштерергә, позитив, иҗади көйләргә мөмкинлек бирә. Аннары бу тормыштагы проблемаларны тагын да нигезле һәм конструктив хәл итәргә ярдәм итә.