ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

“Көзнең мәрхәмәтле эшләр атнасы” Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге.

“Көзнең мәрхәмәтле эшләр атнасы” Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге.

 


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Слетны оештыручылар-Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре социаль яклау идарәсе һәм Яр Чаллының «Асылташ»балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты.

2019 нчы елның 5 нче сентябрендә “Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” һәм “Тыныч балачак” программасы кысаларында балигъ булмаган балалар арасында суицидны кисәтү буенча Кнәз төп урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында ата-аналар җыелышында катнашты.

 

Әтнә районында «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге кешеләрне диспансерлаштыру дәвам итә. «Изгелек» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре районның ерак авылларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны барып алып, аларны Әтнә үзәк район хастаханәсенә медицина тикшеренүе үтү өчен илтәләр. Район буенча шушы категорияга кергән 700 кеше исәпләнә. "Демография" милли проектын тормышка ашыру, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә тапшырылган яңа Лада Ларгус автомобильләрендә тормышка ашырыла. 

 

Мамадышның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Минем яраткан Татарстаным" дигән чара үткәрелде. Татарстан Республикасы мәгариф көненә багышланган чарада егерме биш социаль хезмәт алучы катнашты, болар - өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар.

2019 елның  5 сентябрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “ Куркыныч ситуацияләр балалар өчен”дигән темага шөгыль – презентация  күрсәтелде.

2009 елның 5 нче сентябрендә «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы «МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә ялгыз яшәүче Шакирова Галиябану йорты территориясен чүп-чардан арындырдылар.

«Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» кунакта -  «Әлмәтнефть» ветераннар хоры

Бүген, 5 сентябрьдә, Арчаның «өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр Арча педагогика көллияте волонтерлар белән берлектә «Көзге игелек атнасы – яхшы эшләр эстафетасы «Мәрхэмэтле Татарстан» акциясе кысаларында «Игелекле башлангычлар көне» дип исемләнгән Халыкара хәйрия  көне уздырдылар.#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН»ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН  Чараның максаты булып балаларга һәм ата-аналарга ирекле акция турында мәгълүмат җиткерү, балаларны төрле игелекле эшләргә җәлеп итү торды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International