2019 нчы елның 5 нче сентябрендә “Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” һәм “Тыныч балачак” программасы кысаларында балигъ булмаган балалар арасында суицидны кисәтү буенча Кнәз төп урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында ата-аналар җыелышында катнашты.
Ата-аналар диспутының максаты: ата-аналар һәм балаларның үзара хезмәттәшлеге механизмын формалаштыру, яшүсмерләр белән аралашканда ата-аналарның психологик культурасын арттыру. Бурычлар: балалар белән аралашу күнекмәләрен үстерү, яшүсмернең үз-үзен тотышының эчке мотивларын аңларга өйрәтү, суицидаль тәртипне һәм балалар белән рәхимсез мөгамәләне кисәтү.
Башта балалар һәм ата-аналарның үзара хезмәттәшлеге проблемалары һәм аларны чишү юллары турында фикер алыштылар. Суицидаль тәртипне кисәтү максатыннан ата-аналарга бала белән сөйләшергә, киләчәк турында әңгәмәләр алып барырга, планнар төзергә киңәш ителде.
Бу чарада 228 ата-ана катнашты. Җыелыш барышында ата-аналар өчен мәгълүмат белешмәләре таратылды.