"Игелекләр эшләү көне"

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

2009 елның 5 нче сентябрендә «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы «МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә ялгыз яшәүче Шакирова Галиябану йорты территориясен чүп-чардан арындырдылар. Акциянең максаты-өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү, өлкән буынга хөрмәт, хезмәт сөючәнлек, ирекле эшчәнлекнең уңай идеяләрен пропагандалау һәм тарату.  Шакирова Галиябану балаларга үзенең тормыш юлы турында сөйләде, ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Мондый чаралар балалар күңелендә зур кызыксыну уятты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International