"Көзге эшләр атнасы" Яңа чишмә районы "Кайгырту" үзәге.

2019 елның 6 сентябре, җомга

 

“Көзнең мәрхәмәтле эшләр атнасы” Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге.

 

2019 елның 6 сентябрендә, “Көзнең мәрхәмәтле эшләр атнасы” акциясе кысаларында, “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Мәрхәмәтле эш” хәйрия акциясен үткәрделәр.

Акциянең максаты Яңа Чишмә районында хәйрия эшчәнлеген үстерүдән торды.

Әти-әниләр инвалид балалар, һәм азкеремле гаиләләрдән балалар белән “Жемчужина» йөзү бассейнына чакырылды, анда “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре сенсор бүлмәдә, алар өчен пластилиннан вак-төяк әйберләр ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр, шуннан соң балалар әти-әниләре белән бассейнда йөзделәр. Соңыннан, чарада катнашкан һәр балага истәлекле бүләк тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International