6 нчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау кысаларында Сарман муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р.Ф. Вәлиуллов булып китте. Аны район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озатып йөрде. Рөстәм Фәйзрахман улы министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашу вакытында ул Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, барлык хезмәткәрләрне дә 2019 елның 8 сентябрендә узачак сайлауларда актив катнашырга чакырды. Коллективка Сарман районы һәм республика халкына хезмәт күрсәтүдә чын күңелдән уңышлар теләде.