Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында гриппка һәм ОРВИгакаршы прививка кампаниясе башланды
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Яр Чаллының картлар һәм инвалидлар йорты» Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 2019 елның 31 июленнән хезмәткәрләрне «Озак вакыт карау һәм кинестетика системасы» программа буенча социаль хезмәт алучыларны карау темасына укыту башланды.
“Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә” ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” хезмәткәрләре өчен озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү буенча укулар тәмамланды.
«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Бөгелмә «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Галина Артеполихина социаль хезмәт алучы әниләр белән «Аңла мине», ата-аналарның үз баласының эмоциональ дөньясын аңлауга һәм хис итүгә сәләтен арттыруга юнәлдерелгән, чара үткәрде.
1790 нчы елның 11 нче сентябрендә Фёдор Фёдорович Ушаков җитәкчелегендәге рус эскадрасы Төркиянең Тендр борында җиңү яулый.
Шул уңайдан, 13 нче сентябрь көнне Тукай муниципаль районы "Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова "Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе» базасында шушы истәлекле дата уңаеннан чара уздырды.
17 сентябрь көнне Әтнә муниципаль районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» “Экстремизмга – юк!" айлыгы кысаларында һәм оешманың террорчылыкка каршы якланышын арттыру максатыннан «Терроризм һәм экстремизмга-юк!" темасы астында лекция - инструктаж үткәрелде.». Чара барышында оешма хезмәткәрләре терроризм һәм экстремизм проблемасы турында фикер алыштылар. Әлеге чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Әтнә районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Р.Р. Заһидуллин катнашты. Ул экстремистик һәм террористик эшчәнлекнең төрле формалары турында сөйләде, экстремистлык гамәлләр буенча мисалларын китерде. Лекция-инструктаж экстремизм һәм терроризм барлыкка килүне кисәтү, белем дәрәҗәсен күтәрү, терроризм һәм экстремистлык юнәлешендәге хокукка каршы гамәлләр барлыкка килгәндә уяулык хисен үстерү максатыннан оештырылды.
.jpg)
2019 нчы елның 17 нче сентябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортының “Шәфкатьлелек” бүлеге тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк Хөсәен кызы балалар белән берлектә “Көзге табигать гүзәллеге” дигән тема астында кисеп ябыштыру шөгыле үткәрде.
Агымдагы елның 14 сентябрендә Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен “Барысын да белергә телим” дигән темага Ял көне клубының чираттагы очрашуы узды.
2019 нчы елның 17 нче сентябрендә “Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насырова “Тормыш матур!” һәм “Тыныч балачак” программасы кысаларында балигъ булмаган балалар арасында суицидны кисәтү буенча "Яңа поселогы урта мәктәбе" базасында ата-аналар җыелышында катнашты.