“Доверие” комплекслы үзәгендә Ял көне клубының чираттагы очрашуы узды

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Агымдагы елның 14 сентябрендә Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен “Барысын да белергә телим” дигән темага Ял көне клубының чираттагы очрашуы узды.

Чара станцияләр буенча маршрут уены рәвешендә оештырылды. Һәр станциядә яшь катнашучылар кызыклы биремнәр үтәделәр: рус халык әкиятләрен искә төшерделәр, “Әкият геройлары”, “Урман бүләкләре”, “Койрыклылар” дип исемләнгән викториналарның сорауларына, төрле табышмакларга җавап бирделәр, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.

Балалар мавыктыргыч программада актив катнашкан вакытта, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Светлана Трушникова, Наталья Маркина һәм Наталья Косарева ата-аналар өчен “Дус булырга, яратырга өйрәнәбез” дигән темага тренинг элементларын кулланып төркемле дәрес үткәрделәр. Төркемле дәресенең максаты булып ата-аналарның үз балалары белән гармонияле мөнәсәбәт булдыру куелды.

Моннан тыш, социаль эш буенча белгечләр җитәкчелегендә иҗади остаханәдә “Урман бүләкләре” дип исемләнгән көзге коллаж ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Биредә һәр бала әти-әниләре белән берлектә үз иҗади байлыгын һәм үзенчәлеген күрсәтә алды.

Традиция буенча клуб эшен оештыруда Яр Чаллы медицина көллияте студент-волонтерлары да катнашты. Чарада барлыгы 100дән артык кеше булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International