«Демография» милли проектының «Өлкән буын» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Яр Чаллының картлар һәм инвалидлар йорты» Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә 2019 елның 31 июленнән хезмәткәрләрне «Озак вакыт карау һәм кинестетика системасы» программа буенча социаль хезмәт алучыларны карау темасына укыту башланды. Дәресләрне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү оешмасының соөиалҗ эш буенча белгече - Зәйниева Гөлфизә Әмируловна алып бара.
Дәрес барышында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны караучы персонал физиология ягыннан дөрес ысулларны һәм алымнарны, кешенең позиционированиясен беләчәк. Шулай ук Гөлфизә Әмир кызы аз хәрәкәтләнүче төркемнең сәламәтлек саклау технологияләрен кулланып хәрәкәт итү алымнарын күрсәтте.
Укыту 2019 елның 7 октябренә кадәр дәвам итәчәк, аннан соң «Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау, өлешчә яки тулысынча үз-үзеңә хезмәт күрсәтү мөмкинлеген югалткан» темасы буенча курсны тыңлау турында сертификат биреләчәк.
Уку нәтиҗәсендә интернат-йорт персоналы социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның мобиль булмаган һәм аз хәрәкәтләнүчән төркеме белән бәйле квалификацияле хезмәтләр күрсәтәчәк.