«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында Бөгелмә «Радуга» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Галина Артеполихина социаль хезмәт алучы әниләр белән «Аңла мине», ата-аналарның үз баласының эмоциональ дөньясын аңлауга һәм хис итүгә сәләтен арттыруга юнәлдерелгән, чара үткәрде.
Психолог белән бергә әниләр тәрбия процессында балалар белән ата-аналар арасында үзара бәйләнеш формаларын оптимальләштерү турында фикер алыштылар, бала белән гармонияле аралашу ысулларын үзләштерделәр, теге яки бу эмоцияләр артында балар нинди хисләр кичерүен белделәр. Очрашу ахырында ата-аналар күзәтү һәм бала белән уртак эшчәнлек аның эмоциональ дөньясын аңларга һәм тоярга ярдәм итәчәк дигән фикергә килделәр.
Автор Артеполихина Галина.